ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Яшүсмер" клубы эшчәнлеге кысаларында  "Хәмернең кеше организмына зыяны" дип исемләнгән чара уздырганнар. 
Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны исәпкә алу бердәм банкын булдыру максатыннан   Түбән Кама районының Кама Аланындагы 1 нче мәктәптә "Веста" белгечләре тарафыннан педагоглар өчен интерактив семинар үткәрелгән.
30 нчы гыйнварда Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Чара И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (Тукай урамы, 21 нче йорт) үтә.
Түбән Каманың "Милосердие" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара узган. Биредә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова, социаль яклау бүлеге Гөлсирин Ямалеева, шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе башлыгы Григорий Китанов катнашкан. 
Балигъ булмаганнар арасында кабаттан канун бозулар һәм җинаятьләрне киметү максатыннан Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә  кануннар белән каршылыгы булган балигъ булмаган балалар өчен хокукый чара үткәргәннәр. 

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 15 нче гыйнвардан 21 нә чаклы 3 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Зәйнең "Шатлык" халыкны социаль  тәэмин итү үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлеге  карамагындагы кешеләр өчен хокукый чара булып узган. Аларга социаль өлкәдәге законнар үзгәреше хакында сөйләгәннәр. Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максатларыннан чыгып үткәрелгән. 
Бөгелмәнең "Радуга-Салават күпере" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә дәваланучы балаларга патриотик тәрбия бирү, ялларын күңелле итеп оештыру максатыннан аларны  Бөгелмә драма театрына  кунакка алып килгәннәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган әдәби-патриотик сәгать узган.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Лаеш "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү  үзәгендә күрү буенча инвалидлар җәмгыятенең хисап җыелышы узган.  Чарада ТР буенча Бөтенрусия күрү буенча инвалидлар җәмгыяте рәисе Николай Колесников һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Борһанова катнашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International