Түбән Каманың "Милосердие" үзәгендә Ленинград блокадасында катнашкан ветераннар өчен тантаналы чара узган

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Түбән Каманың "Милосердие" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара узган. Биредә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова, социаль яклау бүлеге Гөлсирин Ямалеева, шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе башлыгы Григорий Китанов катнашкан.  Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан чарага Түбән Каманың 35 нче мәктәп укучылары да килгән.
Ветераннар өчен тематик программа - "Реченька" ветераннар хоры концерты, укучылар чыгышы  әзерләнгән.  Чара ахырында ветераннарга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International