Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 15 нче гыйнвардан 21 нә чаклы 3 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
19 гыйнварда Зәй районында тимер юл аркылы чыгу урынында трактор локомотив белән бәрелешә, нәтиҗәдә “Зәй” авыл хуҗалыгы фирмасы ҖЧҖ хезмәткәре һәлак була. Шул ук көнне 12 гыйнварда Төркмәнстанның Балканабад аэропортына барган чакта булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Татнефть – АльметьевскРемСервис» ҖЧҖ хезмәткәре дә вафат була.
Хисап атнасы өчен өченче үлем очрагы Түбән Камада урнашкан «Этиленопроводов – Нижнекамскнефтехим» Идарә ҖЧҖдә теркәлгән. 2202 нче Казан цехы җирлегендә күзәтү уздырган чакта смена башлыгы слесарьнең үле гәүдәсенә тап була.
20 нче гыйнварда Казандагы “Текс” ҖЧҖдә катлар арасында туктап калган лифт кабинасыннан билгесез зат пневматик коралдан ата.
Төркемле бәхетсезлек очраклары бу атнада теркәлмәгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.