Бөгелмә драма театрына "Радуга-Салават күпере" үзәгендә дәваланучы балалар кунакка килгән

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Бөгелмәнең "Радуга-Салават күпере" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә дәваланучы балаларга патриотик тәрбия бирү, ялларын күңелле итеп оештыру максатыннан аларны  Бөгелмә драма театрына  кунакка алып килгәннәр. Алар өчен махсус "Тузганак" дип исемләнгән спектакль куелган.  Җыр һәм биюләргә бай әлеге тамаша балалар күңеленә бик тә хуш килгән. 
Үзәк белгечләре билгеләгәнчә, мондый чаралар үткәрү  балаларның сәнгать дөньясын танып белүенә бик уңай йогынты  ясый.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International