Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган чара узган

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган әдәби-патриотик сәгать узган. "Хәтер кыңгыраулары" дип исемләнгән  әлеге чараның максаты  яшүсмерләрне  илнең Бөек Ватан сугышы чоры  тарихы, бигрәк тә Ленинград блокадасы   вакыйгалары белән таныштырудан гыйбарәт булган. 
Чара барышында  балаларга бу михнәтле чор, шул чактагы корбаннар, югалту һәм ачлык хакында сөйләгәннәр. Балалар үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International