Буаның “Гармония” үзәге белгечләре яшүсмерләр белән очрашканнар

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Яшүсмер" клубы эшчәнлеге кысаларында  "Хәмернең кеше организмына зыяны" дип исемләнгән чара уздырганнар.  Биредә социаль яктан  камил булмаган категориягә керүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан.  Чара аларда эчкечелеккә карата тискәре караш уяту, сәламәт тормыш алып баруга өндәү максатыннан уздырылган.  Бу уңайдан лекцияләр укыганнар, дискуссия, әңгәмәләр оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International