Ютазылыларга эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Иртәгә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Әлеге чарага районның эре предприятие вәкилләре чакырылган - "Урыссу электромеханика заводы" ҖЧҖ, "Нур-АГРО" ҖЧҖ, "Радуга" ҖЧҖ, "Ютазагражданпроект" ҖЧҖ, "НАСКО Татарстан" ААҖ, "Дуэт" кадрлар агентылыгы. 
Ярминкә район Мәдәният йортында узачак. Адресы: Урыссу ш.т.п., Урыссу урамы, 60 нчы йорт. 
Уздыру вакыты: 09.00-12.00. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International