Алабуганың социаль учреждениеләре карамагындагы балалар "Без мәктәпкә барабыз" дигән чарада катнашканнар

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Бүген "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Без мәктәпкә барабыз" дигән чара уздырганнар. Бирегә ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрдән балалар  чакырылган. Алар арасында быел беренче сыйныфка баручы 9 бала бар. Бәйрәмгә шулай ук "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагында булган балалар да килгән. 
Чара барышында  алар кәгазь белән эшләүнең төрле техникаларын кулланып истәлекле паннолар ясарга да өйрәнгәннәр.  
Чараның иганәчеләре: социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова, "Ышаныч" үзәге директоры Илиза Чернышева, Алабуга нотариаль округы нотариусы Раушания Минһаҗева, "Абак" директоры Андрей Мысовский һ.б.
Бәйрәм ахырында истәлеккә фотога төшү оештырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International