Алабуга "Ышаныч" үзәге карамагындагы гражданнар белән эшләүнең яңа методын керткәннәр

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Шушы көннәрдә Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәгатьләр мини-музее ачылган. Бу социаль тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан өлкәннәр һәм инвалидларны тернәкләндерүдә куллана башлаган инновацион технологияләрнең берсе. Кыска гына вакыт эчендә сәгатьләрдән тулы бер  коллекция тупланган: биредә дивар сәгатьләре, будильник, кул сәгатьләре дә бар.  Сәгатьләр белән эшләү барышында үзәк карамагындагы гражданнар декупаж, скрапбукинг, гәҗитләрдән үрү, тукымадан чәчәкләр ясау, тозлы камыр белән эшләү кебек техникаларны үзләштергәннәр.  Алар иҗат белән генә шөгыльләнеп калмыйча, үзләренең сәгатьләре тарихын сөйләгәннәр,  хатирәләре белән уртаклашканнар. 
Белгечләр сүзләренә караганда, уртак иҗади эш өлкәннәрнең психологик халәтен яхшыртырга, кәефләрен күтәрергә ярдәм итә.   Мондый эшләр тынычландыра, тормыштан  кәнагатьлек кичерү хисләрен уята, ди алар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International