"Гаилә" үзәге белгечләре "Мәктәпкә барырга вакыт" дигән чара уздырганнар

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Шушы көннәрдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар өчен "Мәктәпкә барырга вакыт" дигән чара уздырылган. Бу чараны "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге  һәм Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оештырган. Булачак беренче сыйныф  укучылары табышмаклар чишкәннәр, кызыклы уеннарда катнашканнар. Һәр бала "Ашан буыны" һәм "Катрен" иминият фонды исеменнән  мәктәпкә барырга кирәкле әсбаплар кабул итеп алган. 
Бу чара "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында үткәрелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International