Министрлык тарафыннан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге тикшерелде

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
11 нче августтан 19 нчы августка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе   эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә Мәшгульлек турындагы законны, социаль түләүләр башкару буенча административ регламент маддәләрен кабат бозу очраклары теркәлмәгән. Шул ук вакытта  мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, дәүләт хезмәтләре күрсәтү Административ регламенты белән каралган административ эшләрне башкармау ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International