Алабуга "Ышаныч" үзәге белгечләре тарафыннан "7я" социаль анти-кафесы оештырылган

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "7я" социаль анти-кафесын ачып җибәргән. Бу кафеның башка шушы исемдәге учреждениеләрдән аермасы шунда - биредә ашамлыклар урынына мастер-класс, кызыклы уеннар, психологик тренинглар, кинолекторийлар тәкъдим итәләр. Анкти-кафе эшчәнлеге җаваплы ата-аналыкны пропагандалау программасы кысаларында тормышка ашырыла. 
Шушы көннәрдә бүлекчә психологы беренче дәрес уздырган. Бу көнне  кабымлык урынына "Сәламлибез сезне", беренче ризык урынына "Мандала", десерт өчен дип "Оригами-тартмачык" дигән дәресләр комплексы тәкъдим ителгән. 
Анти-кафе ачылышында 8 гаилә катнашкан. Балалар һәм өлкәннәр әлеге чара өчен рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International