Түбән Камада Украинадан килгән эшсез гражданнарга эш урыннары тәкъдим ителгән

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Украинадан килгән гражданнар һәм җирле предприятиеләр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл уздырылган. "Индустриаль парк" ҖЧҖ, "Эре панельле йорт төзү заводы" ҖЧҖ, "Жилстрой" ҖЧҖләре эшсезләргә 50дән артык вакансия тәкъдим иткәннәр.  Чарага 53 кеше иклгән, шуларның 12се эш бирүче белән кабаттан очрашуга чакырылган. 
Теләге булган һәркем бу көнне кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша, аларның кадрлар сәясәте, ачык вакансияләр, эш эзләүчегә карата булган таләпләр  белән таныша алган. Аларның барлык сорауларына да тәфсилле, тулы җаваплар бирелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International