Эшсез казанлыларга 700дән артык вакансия тәкъдим ителгән

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казанның төгәл машина төзү заводы  бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар.  Әлеге чарада  "Горводзеленхоз", "Метроэлектротранс", "Водоканал" муниципаль унитар предприятиеләре, Казанның "Электроприбор" ААҖ, "Лакомка" ААҖ, "Эскоффье" ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Бахтигозина, "Элит Сервис ИК" ҖЧҖ, "Бәхетле" ҖЧҖ, "Казан төгәл машина төзү заводы" вәкилләре катнашкан. 
Эшсез гражданнарга 747 вакансия тәкъдим ителгән, шуларның 718е эшче һөнәрләр буенча булган. Чарага 412 кеше килгән. 30 дан артык кешегә вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылган. 
Ярминкә тәмамланганнан соң  кадрлар хемәте белгечләре өчен семинар-киңәшмә уздырылган. Биредә хезмәт инспекциясе тарафыннан хезмәт законнары үтәлү-үтәлмәүне тикшерүләр барышында  ачыкланган  иң еш очрый торган тайпылышлар турында сөйләнгән. Семинарда 34 хезмәткәр катнашкан.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International