Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече балаларга карата мәрхәмәтсезлеккә каршы чарада катнашкан

2014 елның 19 сентябре, җомга
Шушы көннәрдә Түбән Кама районы Кызыл чишмә бистәсендә "Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү" темасына  ата-аналар җыелышы булып узган. Биредә "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская да катнашкан. 
Үзенең чыгышында белгеч ата-аналарның  балалары өчен  яшьләренә карап, уңайлы, гармонияле үсеш шартлары булдырырга  тиешлеге турында сөйләгән.  Өлкәннәр шулай ук балигъ булмаган балаларын тәрбияләмәгән, карап-үстермәгән, мәрхәмәтсезлек күрсәткәннәре өчен  җаваплылык турында да кисәтелгән. 
Белгеч шулай ук "Веста" үзәге күрсәтә торган хезмәтләр турында сөйләгән, буклет-искәрмәләр тараткан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International