Шушы көннәрдә Мәскәүдә "Күп балалы гаилә һәм кешелекнең киләчәге" дигән халыкара форум булып узган. Биредә дөньяның 45 иленнән меңләгән вәкил катнашкан. Татарстан Республикасын әлеге форумда "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгече Гөлнара Карпухина һәм "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурс-фестивале җиңүчесе күп балалы Зиятдиновлар гаиләсе тәкъдим иткән.
Чара кысаларында катнашучылар традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән инициативалар, гаиләне төрле вакытларда саклау һәм яклау комплекслы чаралары турында фикер алышканнар.