«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районы өлкәннәре өчен тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларга лаеклы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырыла. Мәсәлән, карауга мохтаҗ гражданнар өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып «Сиделка» хезмәте тора.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен мавыктыргыч танып-белү дәресе узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова үткәрде.
Берничә ай дәвамында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре МХО катнашучылар өчен токмач әзерләүдә актив катнаштылар. Алар камыр басып җәйделәр, токмач кистеләр, киптерделәр һәм аны сугышчыларга сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайту теләге белән алгы сызыкка җибәрделәр.
Бүген «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова Лениногорскиның балигъ булмаган балалары белән «Минем өчен һәрвакыт герой – минем иң яхшы әтием» дигән дәрес үткәрде. Чара Россиядә Әтиләр көненә багышланган.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 44 410 вакансия тәкъдим итә.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Кадрлар» яңа милли проекты старт ала. Милли проектка дүрт федераль проект керәчәк – «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары», «Хезмәт кешесе».
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең биш социаль хезмәт алучысы кәгазьдән кабак ясау буенча мастер-класста булдылар. Чара тернәкләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар аналары өчен дәресләр дәвам итә. Хезмәт буенча инструкторлар Алина Софронова һәм Елена Белова ата-аналар мәктәбендә «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарда эмоциональ януны профилактикалау» темасына дәрес үткәрделәр.
16 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Һәркем өчен юл йөрү кагыйдәләре бар» дигән уен үткәрде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә.