Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар аналары өчен дәресләр дәвам итә. Хезмәт буенча инструкторлар Алина Софронова һәм Елена Белова ата-аналар мәктәбендә «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарда эмоциональ януны профилактикалау» темасына дәрес үткәрделәр.
Белгечләр ата-аналарны алар өчен яңа декоратив-гамәли иҗат төре – фоамиран белән эшләү белән таныштырдылар. Катнашучылар гадәти булмаган брошь ясау технологиясе белән таныштылар.
Эш барышында ата-аналар уңай хис-кичерешләр алдылар.