Инде бер елдан артык Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балта эше остаханәсе эшли. Бу чорда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары күп нәрсәләр белделәр, агач, инструментлар һәм материаллар белән эшләү күнекмәләрен үстерделәр. Тора-бара җитештерү эше остасы җитәкчелегендә хезмәт алучылар катлаулырак көнкүреш әйберләре ясауга күчтеләр.
Бүген яшьләр яңа проектка – урындык ясауга керештеләр. Яшьләр зур энтузиазм белән эшләделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр, оста белән киңәштеләр.
Балта эше остаханәсе – ул һәркем үзен уртак эшнең бер өлеше итеп хис итә торган урын. Нәкъ менә монда һәр ир-ат өчен кирәкле күнекмәләр алалар. Бу сабырлык һәм төгәллек мәктәбе. Катнашучылар агач һәм кораллар белән эшләү тәҗрибәсе, шулай ук үз куллары белән файдалы җиһаз булдыру мөмкинлеге алалар.