Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.
Болгардан «көмеш» волонтерлар Луса Әхмәдышева һәм Марина Павлова Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен очрашу оештырдылар.
25 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән «Нәтиҗәле аралашу алымнары» дигән дискуссия үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Бүген Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында балта эше остаханәсе ачылды. Остаханәне «Цепная реакция» уникаль хәйрия марафоны ярдәмендә реконструкцияләделәр. Хәйрия марафоны вакытында 800 мең сумнан артык акча җыелган иде, ул акчалар ремонтлауга һәм остаханә өчен заманча җиһазлар сатып алуга тотылган.
Яшел Үзән шәһәрендәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» театр студиясе II Бөтенроссия күп жанрлы «Талантлар водевиле» хәйрия фестиваль-конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды. Үзәк «Мамонтенок» театральләштерелгән куелышы белән «Театраль куелышлар» номинациясендә җиңде.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналарны һәм балаларны үз куллары белән ясалган уеннар уйнарга өйрәттеләр. Уеннар әзерләнә торган материалларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде.
«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында стационарны алмаштыра торган «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы эшли. Укулар расланган план-график буенча төркемле яисә индивидуаль формаларда уза.
Чираттагы дәрестә «Өмет утравы» комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемдә катнашучылар гипс сыннар буяу белән шөгыльләнделәр. Иҗатның бу төре арт-терапия ролен үти, үз хисләреңне буяулар аша белдерергә ярдәм итә.
24 октябрьдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында нарколог Сергей Рогожников көндезге тору бүлеге карамагындагылар белән очрашты.