Чираттагы дәрестә «Өмет утравы» комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемдә катнашучылар гипс сыннар буяу белән шөгыльләнделәр. Иҗатның бу төре арт-терапия ролен үти, үз хисләреңне буяулар аша белдерергә ярдәм итә.
Фигуралар бизәү вак моториканы үстерә. Тыныч һәм күңелле эш тынычландыра, бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итә.
Социаль-көнкүреш җайлашу программасы кысаларында белгечләр яшьләргә рәсем ясаганда тәртип саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр. Эш тәмамлангач, һәр катнашучы инструментларын юды, эш урынын тәртипкә китерде.