"Веста" үзәгендә патриотик чара узды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 10-13 яшьлек яшүсмерләр өчен "Тылсымлы сандык" дигән чара уздырылган. Биредә 30 бала катнашкан. 
Башта балалар сандыктан тарих, гореф-гадәтләр, борынгы һөнәрчелеккә багышланган сүзләр язылган карточкалар тартып чыгарганнар. Аннан соң борынгы легендалар, мәкаль-әйтемнәр, халыклар тормышы турында сөйләгәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International