Казанда II Республикакүләм өченче яшь IT-олимпиадасы узачак

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
26-27 нче гыйнвар көнне Казанда II Республикакүләм өченче яшь IT-олимпиадасы узачак. Биредә Татарстан Республикасында яшәүче, 2013/2014 нче уку елында "Интернет - озын гомерлелек" акциясе кысаларында  компьютерда эшләргә өйрәнгән пенсионерлар катнаша. Олимпиаданы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча "Россия пенсионерлар союзы" россиякүләм иҗтимагый оешмасы, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы уздыра.
Республика башкаласында 109 өлкән буын кешесе җыелачак. Алар инде компьютер белемен  үзләштереп кенә калмыйча, өченче буын олимпиадаларының район этапларында җиңүче дип тә табылганнар.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International