Гидротерапия методы Лаеш тернәкләндерү үзәгендә төп дәвалау чараларының берсе буларак кулланыла

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Биредә бассейнда акватернәкләндерү чаралары үткәрелә. Гидротерапия методы  төп дәвалау чараларының берсе буларак кулланыла.
Балалар үзләренең әти-әниләре белән ЛФК инструкторы күзәтчелеге астында  суда кинезиологик  күнегүләр ясыйлар. Белгечләр фикеренчә, судагы күнегүләр балада үзенең тәненә карата  позитив карашын формалаштырырга ярдәм итә. Иң мөһиме - үзенең кызыксынуын һәм активлыгын арттыра. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International