Әлмәттә эш эзләүчеләргә вакансияләр тәкъдим иткәннәр

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче  көне булып узган.
Ярминкәдә катнашучылар медицина иминиятләштерүе буенча бүлек белгече, медицина экспертизасы бүлеге белгече кебек вакансияләр арасыннан үзләренә эш урыннары сайлый алган.
Ярминкәгә 70 кеше килгән, 2 кеше үзәк тәкъдим иткән курсларда кабаттан белем алырга теләк белдергән. 5 кешегә эш урынына юллама тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International