Биектауның "Өмет" үзәге белгечләре яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәргәннәр

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәргәннәр. Дискуссия формасында узган бу дәрестә кешенең җәмгыятьтә әкренләп егыла баруы, моңа белем алырга киртәләр булу, аннан соң яхшы эш урыны таба алмау кебек киртәләр сәбәп булу хакында сөйләгәннәр. Укучылар актив  катнашканнар, сораулар яудырганнар.
Өлкән сыйныф укучыларына исә балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салган өчен каралган җаваплылык турында да сөйләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International