ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Мамадышның "Забота" үзәгендә булып киткән

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Бүген Мамадышка эшлекле визит белән ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килгән. Ул  Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә булып киткән. Бүлек үткәрә торган чаралар, эштәге инновацион юнәлешләр турында мөдир Наталья Кекишева сөйләгән. Васил Шәйхразиев тернәкләнү узучы өлкәннәр белән үзе әңгәмә корган. Компьютер классын да караган, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен компьютерны өйрәнүдә тудырылган шартлар белән канәгать калган.  Чүлмәк ясау остаханәсен дә бик ошаткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International