Менделеевск районы "Кама таңнары" приютында тирә-юнь белән танышканнар

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Менделеевск районы "Кама таңнары" приютының мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә  "Дөнья матур, шуны бел" дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә.  Бу уңайдан балаларны тирә-юнь белән таныштыру буенча зур эш алып барыла. Ишетү, күрү анализаторларын үстерү, игътибарны туплау, күз алдына китерү, хыяллануны үстерүгә басым ясала.
Педагоглар балалар төрледән-төрле файдалы мәгълүмат ала алсын өчен бөтен көчләрен куялар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International