Арчаның "Исток надежды" үзәгендә "Рыцарьлар турниры" узган

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Арчаның  "Исток надежды" үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Рыцарьлар турниры" узган. Ике командага бүленеп, балалар төрле конкурсларда катнашканнар: "Үзең турында сөйлә", "Максатка иреш", "Кем тизрәк сәдәп тага", "Борщ өчен яшелчәләр сайла" һ.б.
Бөтен балалар актив, җитез булганнар. Малайлар үзләре концерт номерлары әзерләгәннәр:  җырлар, биюләр башкарганнар.
Чара ахырында жюри конкурска нәтиҗә ясаган һәм һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International