Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 1 төркемле, 2 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 12 нче февральдән 20 нче февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 1 төркемле, 2 авыр һәм 2 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы Казанның "Атриум", Бөгелмәнең "Уютный дом" җәмгыятьләрендә булган.
Авыр бәхетсезлек очрагы Казан заманча кап заводында һәм "Камаз" җәмгыятендә теркәлгән.
Төркемле бәхетсезлек очрагы исә  "Казанның Вахитов районындагы "Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә" булган.
ТР территориясендәге предприятие һәм оешмаларда булган барлык  бәхетсезлек очраклары буенча да тикшерү эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International