Казанның 10 яшүсмере "Мәгариф һәркемгә" дигән социаль программада катнашкан

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә Казанның "Корстон" үзәгендә "Мәгариф һәркемгә" дигән социаль хәйрия программасына кабул итү тантанасы узган. Бу программа "ДетскиеДомики" балаларга ярдәм фонды һәм "Самсунг Электроникс" компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла. Ул мөмкинлекләер чикле булу сәбәпле өйдә укырга мәҗбүр булган балалар һәм яшүсмерләргә мәгариф һәм карьера өлкәсендә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
10 бала әлеге программада катнашу хокукын алган. Хәзерге вакытта Казанда программа чараларында 40 бала катнаша. Бу - 10-17 яшьлек, төрле диагнозлары булган, йөрәк өянәге, шикәр чире, каты колаклылык, муковисцидоз, эпилепсия, балалар церебраль параличы белән чирләүче, бу авырулары булуга да карамастан, укырга, белем алырга теләге булган балалар.
Тантанада  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Юльевна да чыгыш ясаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International