Мамадышның "Надежда" приютында сәламәтлек көне узган

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Мамадышның "Надежда" приютында сәламәтлек көне узган. Көннең беренче яртысында өлкән төркем балалары өчен Айрат Галиев һәм Ирина Белоусова җитәкчелегендә  чаңгы ярышлары үткәрелгән. Икенче яртысында исә 18 бала бүлек мөдире Рушания Иванова, социаль педагог Дамира Сәйфетдинова белән бергә ачык шугалакка барган. Тимераякларны балаларга бушлай биреп торганнар.
Балаларның күңелендә бары уңай тәэсирләр генә калган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International