"Тургай" приютында "Кышкы мәрхәмәт атнасы": яхшы эшләр эстафетасы дәвам итә

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Минзәләнең "Тургай" социаль приютында "Тургай волонтеры" программасы кысаларында "Кышкы мәрхәмәт атнасы" дигән хәйрия акциясе узган. Максаты ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннарына ярдәм кулу сузудан гыйбарәт. Белгечләр билгеләгәнчә, "Тургай волонтеры" программасы 2012 нче елда "Ритэк" ААҖ тарафыннан  оештырылган III Республика мәдәни һәм социаль проектлар конкурсында җиңү яулаган булган.
Бу юлы приютта тәрбияләнүче балалар җитәкчеләре белән бергә Камилә Якупова, Нурислам Фәрхуллин, Нина Родионова, Рәфидә Шакирова һәм Рәхимә Баһаветдиноваларның ишек алларын кардан чистартканнар.
2015 нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан да чаралар күрелә.  Мисал өчен, Ватанны саклаучылар көне алдыннан приютта тәрбияләнүче балалар иҗади остаханәләрдә  үз куллары белән төрле әйберләр ясыйлар. "Яшь хәбәрче" түгәрәгендә исә "Кечкенә ил" газетасының чираттагы чыгарылышы әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International