Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре тарафыннан "Гаиләдә ир кешенең роле" дигән темага семинар уздырылган

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре тарафыннан "Гаиләдә ир кешенең роле" дигән темага семинар уздырылган. Ул "Аталар союзы" белән бергә оештырылган.  Бу көнне "Мин әтиемне яратам" дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә үткән.
Конференция "Ир-атлар сөйләшүе" дигән ток-шоу форматында булган. Алып баручы - "Аталар союзы" иҗтимагый оешмасының  Яр Чаллы бүлеге рәисе Юрий Соленов булган.
Кунаклар бик теләп бәхәстә катнашканнар. Күтәрелгән тәмаларның актуаль булуы сәсбәпле сөйләшү бик җанлы, кызыклы килеп чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International