ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" социаль приюты карамагындагы балалар   мини футбол буенча Бөтенроссия ярышларында катнашканнар. Бу ярышлар ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында тупланган командалар арасында уза.
Күптән түгел Чепьяда урнашкан «Наз» социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә Норма мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән концерт белән килгәннәр.
Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районның смотр-конкурсында  катнашкан.
 
Тукай районы "Шәфкать" үзәге карамагы белгечләре 55 нче янгын бүлеге инспекторлары белән бергә карамакта торучы гаиләләрдә янгынга каршы инструктаж уздырганнар.
"Өйгә бәйрәм" дигән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре Большая Качка авылына чыгып, биредә гомер итүче Анастасия Грахованы 104 яшьлеге белән тәбрик иткәннәр.
Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкать" үзәге белгечләре Раушан Солтановны 14 яшь тулган көне белән котладылар.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы пленумы булып узды. Бу чарага  әлеге иҗтимагый берләшмәнең барлык район һәм шәһәрләрдә булган оешмалары рәисләре килгән иде.
2 нче марттан 13 нче мартка чаклы Казанның "Олимп" спорт комплексында  ишетү буенча инвалид-спортчылар арасында мини-футбол буенча Россия Чемпионаты узды (югары лига).
Үзеңне төрле профессияләрдә сынап карарга мөмкин булган Казандагы "Кидспейс" балалар шәһәрчегенә Чүпрәленең "Җылы йорт" приюты карамагындагы балалар да килгәннәр.
Минзәлә комплекслы үзәгендә  "Мозаика" гаилә клубы эшли. Махсус җиһазланган бүлмәдә әти-әниләр һәм балалар айга бер тапкыр шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International