Балтачның “Наз” үзәгендә Норма мәктәбе укучылары чыгыш ясаган

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Чепьяда урнашкан «Наз» социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә Норма мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән концерт белән килгәннәр. Шарипзянова Гөлйөзем, Сабирова Адилә, Гатауллин Рамазаннар җырлаган җырлар тернәкләнүчеләргә бик ошаган. Каримов Рөстәм сөйләгән, дәhшәтле сугыш турындагы шигырь тыңлаучылар күзенә яшь китерерлек дәрәҗәдә укылган. Концерт ахырындагы күңелле биюләр тамашачыларның күңелләрен күтәреп җибәргән.

 

Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге чаралар тыл ветераннары hәм инвалидлар өчен ныклап тернәкләнергә зур мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International