Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы хисап-сайлау конференциясенә әзерләнә башлады

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы пленумы булып узды. Бу чарага  әлеге иҗтимагый берләшмәнең барлык район һәм шәһәрләрдә булган оешмалары рәисләре килгән иде.
Пленумның көн кадагында дип 2 сорау  билгеләнде: оешманың 2014 нче елдагы эшенә хисап тоту һәм 2016 нчы елда булачак хисап-сайлау конференциясенә әзерлек.
Пленумда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова да чыгыш ясады. Ул "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру үзенчлекләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Пленум эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова да катнашты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International