Чүпрәленең "Җылы йорт" социаль приюты карамагындагы балалар "Кидспейс" шәһәрчегенә барганнар

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Үзеңне төрле профессияләрдә сынап карарга мөмкин булган Казандагы "Кидспейс" балалар шәһәрчегенә Чүпрәленең "Җылы йорт" приюты карамагындагы балалар да килгәннәр.
Алар бу көнне төрле белгечлекләрнең асылларына төшенергә тырышкан: автомобиль тәгәрмәчен дә алыштырып караганнар, микроскоп көйләгәннәр, почта таратканнар. Шулай ук радиотапшыру алып барганнар, фотога төшергәннәр, фермада эшләгәннәр. Болар барысы да уен формасында эшләнелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International