Түбән Каманың "Балкыш" приюты карамагындагы балалар мини футбол буенча ярышларда катнашканнар

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" социаль приюты карамагындагы балалар   мини футбол буенча Бөтенроссия ярышларында катнашканнар. Бу ярышлар ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балалар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында тупланган командалар арасында уза.
Ярышларда төрле яшь категорияләренә караган 6 команда катнашкан. Уеннар ике мәйданда узган. "Балкыш" приюты 9 уенчы арасында 2 нче урын алган.  Кубок һәм медальләрне ТР футбол федерациясе вәкилләре тапшырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International