Казанда ишетү буенча инвалид спортчылар арасында мини-футбол буенча Россия Чемпионаты узды

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
2 нче марттан 13 нче мартка чаклы Казанның "Олимп" спорт комплексында  ишетү буенча инвалид-спортчылар арасында мини-футбол буенча Россия Чемпионаты узды (югары лига).
Ярышларга бөтен илдән 18 команда килде. Барлыгы мәйданда 234 футболчы көч сынашты.  Чукракларның Республика спорт федерациясе рәисе Олег Матяш сүзләренә караганда,  бу елны Казан командасы чемпионатта катнашмаган, чөнки 1 нче лигага чыккан. Ноябрьдә исә безнең спортчылар югары лигага эләгү өчен кабаттан көч сынаша башлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International