Сарманның "Шәфкать" үзәге карамагындагы Раушан Солтановны туган көне белән котладылар

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкать" үзәге белгечләре Раушан Солтановны 14 яшь тулган көне белән котладылар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан,  Раушан бөтен яктан килгән, яхшы укый, компьютер белән әйбәт эшли, күп укый. Ул шулай ук  "Шәфкать" үзәгендә уза торган чараларда да актив катнаша.
Үзәк белгечләре аңа ныклы сәламәтлек, тормышында зур уңышлар теләп калдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International