Эш эзләүче бөгелмәлеләргә вакансияләр тәкъдим ителгән

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның 3 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча вакансия тәкъдим ителгән: хисапчы, менеджер, сәүдә оешмасы вәкиле һәм башкалар.

Ярминкәдә барлыгы 36 кеше булган. Әңгәмә нәтиҗәләренә карап, эшкә урнашу өчен  7 юллама бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International