Әлмәттә мәктәп укучылары өчен "Мәгариф. Карьера - 2015" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткән

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә мәктәп укучылары өчен  "Мәгариф. Карьера - 2015" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Әлеге чараның максаты эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан гыйбарәт булган. Ярминкәдә 12 һөнәри белем бирү учреждениесе катнашкан.
Предприятие белгечләре мәктәп укучыларына каникуллар вакытында эшләп алырга да тәкъдим иткәннәр. Аннан тыш, уку йортлары вәкилләре төрле мастер-класслар да уздырганнар. Урсалы мәктәбенең 13 укучысына  халыкны эш белән тәэмин итү күчмә үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International