Министр Эльмира Зарипова "Манзара" тапшыруы кунагы булды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан - яңа гасыр" телеканалындагы "Манзара" тапшыруына килде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырыла торган чаралар, шулай ук ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Бөек Җиңү көненә багышлап уздырылачак зур тантаналар, чараларга тукталды.
Тапшыру иртәгә - 23 апрель көнне иртәнге 6 тулып 50 минутта эфирга чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International