Түбән Кама районының хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечен билгеләгәннәр

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне кысаларында һәм хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру максатыннан Түбән Кама районында "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015" дигән өченче ел саен уздырыла торган конкурс уздырганнар.
Конкурсантларга ярышның 4 этабын узарга туры килгән. Монда теоретик та, гамәли дә биремнәр булган. 10 конкурсант арасыннан "ТАИФ-НК" ААҖнең хезмәтне саклау буенча белгече Илдар Вәлиуллин танылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International