Балтачның “Наз” үзәгендә ата-аналар һәм балалар өчен коррекция чарасы узды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында эшләп килүче “Бәләкәч” (“Малыш”) клубында инвалид балаларга багышланган чираттагы утырышка Доброволец үзәге активистлары чакырылган иде. Социаль педагог Эльвира Ахмадуллина туганнарның инвалидларны гомуми карау осталыкларын ачыклауга бәйле сораулар буенча консультация үткәрде. Төсләрне ачыклау һәм әлеге төстәге предметларны табу буенча коррекцион күнегүләр үткәрелде.

Үткәрелгән чара Абдулла Алишның “Куян малае” исемле курчак спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Һәр бала кәгазь уенчык белән бүләкләнде.

Биредә үткәрелгән күнегүләрнең тәүге нәтиҗәсе инвалид балаларның яшьтәшләре арасында адаптацияләшүе һәм сабыйларда аналитик фикер итү формалашуыннан гыйбарәт иде. Ә әниләр исә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән алмаштылар һәм яңа дуслар таптылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International