ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Лаеш районының тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр  өчен “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләүгә волонтерларны җәлеп итү һәм доброволецлар ярдәмен оештыру” программасы буенча республикакүләм гамәли семинар үткәрелде.

Бу көннәрдә Арчаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Мин автомобиль сайлыйм” проектын тормышка ашыру максаты белән балалар өчен Казан шәһәренең “Кидспейс” шәһәрчеге буйлап экскурсия үткәрделәр.
Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләренең  ике эше Идел буе федераль округында уздырыла торган "Балалар хокуклары - уртак эш" дигән арт-акциядә катнашачак.
"Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында республиканың районнарындагы социаль яклау бүлекләре тарафыннан күп кенә чаралар уздырылган. Питрәч районының "Забота" үзәге хезмәткәрләре  үлгән сугышчыларга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештырганнар.
Алар арасында - әңгәмәләр, төрле эшләнмәләр ясау, территорияне төзекләндерү буенча эш, флеш-моблар һ.б.
Бүген Зәй районы студентлары һәм укучылары "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында "Җиңү хаты" дигән акциядә катнашканнар. Волонтер үзәге активистлары Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйләгәннәр. Аннан соң 1941-1945 нче елларда сугышта катнашкан ветераннарга хатлар язганнар.
Акция нәтиҗәләре буенча битараф булмаган буын вәкилләре язган иң яхшы хатларны  өчпочмаклы конверт формасында 9 нчы май көнне булачак тантаналарда ветераннарга тапшырачаклар.
"Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" Федераль законның маддәләрен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары белән мәгълүмати очрашу оештырганнар.
Түбән Каманың "Балкыш" приютында язгы мәрхәмәт атнасына йомгак ясадылар. Яхшы эшләр атнасы биредә тематик линейка белән башланып киткән.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге белгечләре "Бала хокуклары - уртак эш" акциясендә ктанашканнар иде. Аларның дивар сәгате формасында арт-объекты  акция республика этабына узган.
Яхшы хезмәтләр көне кысаларында Яңа Чишмә районы "Забота" социаль яклау бүлеге башлыгы Әлфирә Гайфетдинова һәм бүлек хезмәткәрләре Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче 20 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 4 тыл хезмәтчәненә  чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International