Зәй районы студентлары һәм укучылары "Җиңү хаты" дигән акциядә катнашканнар

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бүген Зәй районы студентлары һәм укучылары "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында "Җиңү хаты" дигән акциядә катнашканнар. Волонтер үзәге активистлары Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйләгәннәр. Аннан соң 1941-1945 нче елларда сугышта катнашкан ветераннарга хатлар язганнар.
Акция нәтиҗәләре буенча битараф булмаган буын вәкилләре язган иң яхшы хатларны  өчпочмаклы конверт формасында 9 нчы май көнне тантаналарда ветераннарга тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International