Яр Чаллының "Доверие" үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәтү турында сөйләгәннәр

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
"Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" Федераль законның маддәләрен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары белән мәгълүмати очрашу оештырганнар. Чара "Нур" яшьләр үзәгендә узган.
Очрашу барышында үзәк белгечләре гражданнарны социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырганнар. Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүнең төрләре, форма һәм шартлары турында сөйләгәннәр.
Белгечләргә бик күп сораулар бирелгән. Барлык катнашучыларга үзәк эшчәнлеге турында буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International