Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә "Язгы мәрхәмәт атнасы" кысаларында чаралар узган

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
"Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында республиканың районнарындагы социаль яклау бүлекләре тарафыннан күп кенә чаралар уздырылган. Питрәч районының "Забота" үзәге хезмәткәрләре  үлгән сугышчыларга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештырганнар.
Саба районы "Тургай" приюты белгечләре исә балалар өчен Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхуллин белән очрашу уздырганнар. Ул иҗади кичә формасында үткән.
Яңа Савин районы  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә гаилә фотографияләре конкурсы оештырганнар.  Социаль хезмәтләр күрсәтелүче балигъ булмаганнар күп кенә фотолар алып килгәннәр, шулардан шәҗәрәләр ясаганнар.
Балык Бистәсенең "Ышаныч" үзәгендә  яшь буын вәкилләре үзләренең балаларына хатлар язган. Бабайлар яулаган Җиңү өчен зур рәхмәт белдергәннәр.
Зәй районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән темага чара уздырган.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 23 социаль хезмәткәре исә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен шәфкатьлелек акциясе үткәргән. Аларның йорт тирәләрен, өйләрен җыештырган.
Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Свияжск мәктәбендә "Җиңү хаты" дигән акция уздырган. Балалар язган затлар тантаналар вакытында ветераннарга өләшенәчәк.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International